Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Өйрәтәсең дус яшәргә Бирәсәң ныклы белем Дүрт тел буләк иттең миңа Татар-төрек лицеем. Синдәдер үрнәк акыллы Тәрбияче, мөгаллим Өндисең алга һәр даим Татар-төрек лицеем. Педагоглар фәрештәдәй Көләч йөзле, мөляем Нур сибәсеә бар җиһанга Татар-төрек лицеем. Интернатта җан җылысын Абыйлардан тоям мин Син минем икенче өем Татар-төрек лицеем. Бары тик синдә анладым Атам-анам кыйммәтен Шәфкать-хөрмәткә ойрәттең Татар-төрек лицеем. Рәхмәт әйтә һәр укучың Рәхмәтле ата-анам Горурланам һәм баш иям Татар-төрек лицеем. Язучы: Әхмәтова Миннур Әнвәр кызы Кое: Тарханова Л.М. (с) [bad word]