Энисез калгач(сагынам мин сине энием,бэгърем) (исполнитель: Салават)

Өебезнең нуры сүнде 
Әниемне җирләгәч.
Бер җирем авыртмый диде,
Белгертмәде чирләгәч.
Яме сүнде бүлмәләрнең,
Бушлык басты күңелне.
Тыя алмадым яшьләремне – 
Тәгәрәшеп түгелде.

Кушымта:
Һавалар да җитми кебек
Өйдә әнисез калгач.
Синсез бит мин җәйләремдә
Яфраксыз, нурсыз агач.

Нурсызланды якты дөнья,
Юк кояшның җылысы.
Килә бары бертуктаусыз
Үксеп-үксеп елыйсы.
Синең белән яшәлгән күк,
Яшәлмәгән дә кебек.
Каршы ала идең мине
Карашың белән үбеп.

Кушымта

Истән чыкмас инде синең
Соңгы тын алышларың.
Ник гел югалтудан тора
Гомернең агышлары?
Белә безнең кадерләрен
Кадерлеләр бар чакта.
Син бит бәхетле, әнкәем,
Каберең туган якта.

Кушымта
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Q fast 911  Маленькая королева Волкова Виктория Сергеевна  Асайема  Rota- Demet Akalin  Guilt Dubstep 2011 Nero feat Alana  Moreno - Che confusione  Разные минусовка Массква Лера  You Are My Soniya И в печали И в радости 
О чем песня
Салават - Энисез калгач(сагынам мин сине энием,бэгърем)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен