Әй, минем Шыгырданым (исполнитель: Ильмира Нәгыймова)
"Әй, минем Шыгырданым" 1. Сиңа мактау сүзләремне Җыр юлларына салам Авылдашлар һәммәгезгә Ялкынлы кайнар сәлам КУШЫМТА: Тырыш уллар үстергәнгә Таралды шөкер даның Горурланам синең белән Әй минем Шыгырданым 2. Шыгырданның гүзәллеген Туя алмыйм һичтә мактап Ярым айлы мәчетең тора Яман эшләрдән саклап КУШЫМТА: Зур түгел синең исемең дә Шуңа Кече Шыгырдан Яши синдә хезмәт куеп Бердән булып дус-туган 3. Карлы буе куя таллар Бизи Шыгырданымны Сиңа диеп атап яздым Тыңла шигырьләремне КУШЫМТА: Урамыңнан ашыкмыйча Йөримен вак-вак атлап Яшисең һаман онытмый Яшьлек эзләрен саклап