Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

1.
Кошлар кайткан чак иде 
Сулар аккан чак иде
Яшьлегебез яз гөледәй 
Чәчәк аткан чак иде
Чәчәк аткан чак иде

Кушымта:
Каршыма килгән идең
Елмаеп көлгән идең
Инде таптым гомеремдә
Югалтмам дигән идем
Югалтмам дигән идем

2.
Кая соң вәгъдә сүзең
Юлыңда минем күзем
Көзен киткән кошлар кебек
Югалдың кая үзең
Югалдың кая үзең

Кушымта:
Каршыма килгән идең
Елмаеп көлгән идең
Инде таптым гомеремдә
Югалтмам дигән идем
Югалтмам дигән идем

3.
Күл өстләре ак күбек
Мамыктан аккан кебек
Берәүне дә яраталмам
Сине яраткан кебек
Сине яраткан кебек

Кушымта:
Каршыма килгән идең
Елмаеп көлгән идең
Инде таптым гомеремдә
Югалтмам дигән идем
Югалтмам дигән идем
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Kusen  Mellina vescan poza de album  Снег летит как  Я пред тобой на коленях стоял  Мама только не плач  Сени кордим  С чего начинается Родина современная 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен