Сею (исполнитель: Ландыш Нигметжанова)

Күзләремә ул карый, 
Килеп хәлемне сорый.
Яратмыйм бит мин аны,
Ник ул шуны аңламый?
Күземнән яшьләр тама,
Йөрәгем уттай яна.
Тилмерәм, уйлыйм, көтәм -
Мин бит башканы сөям.

Әллә язмыш келе ме?
Әллә гаеп миндәме?
Сөйгәнем миннән читтә,
Сөймәгән мине көтә.

Кара ялкынлы күзләрне
Эзлим мин бар җирдән дә,
Зәңгәр караш моңсу гына
Һәрчак миңа төбәлгән.
Хәсрәт тулы сөюемнән
Йөрәк тилегә әйләнгән,
Яратмыйча яратулар
Бигрәк лә авыр икән.

Әллә язмыш келе ме?
Әллә гаеп миндәме?
Сөйгәнем миннән читтә,
Сөймәгән мине көтә.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Джиган руки  Blue-Best in me  Rory Gallagher Easy Come Easy Go  Rory Gallagher Lonesome Highway  Rory Gallagher The Cuckoo  От заката до рассвета слова  Дай мне шанс  Rory Gallagher Ghost Blues 
О чем песня
Ландыш Нигметжанова - Сею?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен