Бурычларым кала шул инде (исполнитель: Салават)
1)Син булмасан мин дә булмас идем Аңлыйм, әни, аңлыйм барысын. Син бит миңа гомер бүләк иттең, Гомердән дә кыйммәт ни бар соң? Кушымта: Шушы яшемдә дә сиңа, әни, Мин һаман да бала шул инде. Күпме тырышсам да, сиңа булган, Бурычларым кала шул инде. 2)Син булмасаң мин дә булмас идем Ә син, әни, шундый сөкемле. Күпме генә рәхмәт укысам да, Рәхмәтләрем җитмэс шикелле. 3)Син булмасаң мин дә булмас идем, Ходай шулай кушкан күрәсең. Син әле дә яшьләр кебек әни, Күзләр генә тия күрмәсен.