Заһир - Галия җыры(Әнгам Атнабаев -Рим Хәсәнов) (исполнитель: Айгөл Бариева - Рәсим Низамов)

/"Галия" спектакленнән/

Заһир:
Йолдызларга йолдыз атылганда,
Очрашканнар көннәр төн белән.
Бу дөньяны белгәнемнән алып,
Синең барлыгыңны мин беләм.

Син кайда, мин шунда, Галиям,
Шатланам, елыймын һәм көләм.
Мәхәббәт алдында баш иям,
Син кайда, мин шунда, Галиям.

Галия:
Йолдызларга йолдыз атылганда,
Йөрәгемә кунды ялкыны.
Бер ялкыны дөнья балкытырлык
Сөю булгандыр ул, ахры.

Син кайда, мин шунда, Заһирым,
Ерактан эзләгән якыным.
Йөрәктә кабынган ялкыным,
Син кайда, мин шунда, Заһирым.

Заһир:
Йолдызларга йолдыз атылганда,
Гомерләре янып югала.

Галия:
Ә мәхәббәт гомерләрдән озын,
Мәңге яна, мәңге җырлана.

Заһир, Галия бергә:
Син кайда, мин шунда, Галиям, /Заһирым/,
Шатланам, елыймын һәм көләм.
Мәхәббәт алдында баш иям,
Син кайда, мин шунда, Галиям, /Заһирым/.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Ака 47 гуф те кто с нами  Samira na vostok  LML VIAGRA  The Dazzlings Under Our Spell  Ты была моим кайфом Zippo  ЗаПолк  Тудутс  Просто просто Свела меня с ума ты Michel Telo 
О чем песня
Айгөл Бариева - Рәсим Низамов - Заһир - Галия җыры(Әнгам Атнабаев -Рим Хәсәнов)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен