ЭНИЕМЯ (исполнитель: САЛАВАТ)

Мәңге кайтмас җиргә киттең әнкәй 
Эзләреңнән елап йөгердем
Ләйсән яңгыр булып күз яшләрем
Юлларыңа синең түгелде

Риза булыр идем, яннарымда
Киңәш кенә биреп торсаң да
Әнкәй бәгърем кайтып юат мине
Төшләремдә генә булса да

Кемнәр сөяр мине балам диеп,
Синнән башка, әнкәй, мин ятим
Кемгә килеп зарларымны сөйлим
Әнкәй диеп кемгә мин дәшим

Риза булыр идем, яннарымда
Киңәш кенә биреп торсаң да
Әнкәй бәгърем кайтып юат мине
Төшләремдә генә булса да

Ник ашыктың әнкәй, янә бергә
Яшәргә дә иде. яшәргә
Өзгәләнеп уза гомерләрем
Әнкәй диеп тик бер дәшәргә

Риза булыр идем, яннарымда
Киңәш кенә биреп торсаң да
Әнкәй бәгърем кайтып юат мине
Төшләремдә генә булса да
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Satellite Lena  Take Me As I Am Tonic  Love Me Like You Do Ellie Goulding  Грусно  Пьеха Эдита - Наш сосед  SNOW KISS nirgilis  Hurts Like Heaven (Live) Coldplay 
О чем песня
САЛАВАТ - ЭНИЕМЯ?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен