Ялгыз талым..Яшьлегемэ кайтып килэм (исполнитель: Наиль Табанаков)

Яшьлегемә кайтып киләм,
Хисләрдән җырлар үреп.
Су буенда - ялгыз талым,
Шатланыр инде күреп.

Су буенда талым ялгыз,
Аерды безне язмыш,
Бәхет эзләп еракларга,
Дуслар, китәмен ялгыш.

Күрмәгәндә шактый еллар,
Талым картаеп киткән,
Хәлләренне белмәсәм дә,
Күнелдә сине йөртәм.

Су буенда талым ялгыз,
Аерды безне язмыш,
Бәхет эзләп еракларга,
Дуслар, китәмен ялгыш.

Ялгыз җаным, ялгыз талга
Кайткан саен сыенам.
Яннарында сүнмәс яшьлек
Көтәр кебек тоела.

Су буенда талым ялгыз,
Аерды безне язмыш,
Бәхет эзләп еракларга,
Дуслар, китәмен ялгыш.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Roy Orbison Unchained Melody  Roy Orbison Ride Away  Roy Orbison Crawling Back  Roy Orbison A Love So Beautiful  Roy Orbison The Comedians  Roy Orbison Walk On  Roy Orbison Life Fades Away  Roy Orbison In the Real World 
О чем песня
Наиль Табанаков - Ялгыз талым..Яшьлегемэ кайтып килэм?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен