Рэхмэтлемен Ходаема (исполнитель: Гузель Уразова)
Рэхметлемен Ходаема Үстерәләр сөеп, улым-кызым диеп, Тидермичә җилләр-яңгырлар. Әти-әниләрне үзебез дә шулай Яши алсак иде гел зурлап. Кушымта: Рәхмәтлемен Ходаема, Рәхмәтле мин һәр көнгә. Әти-әни диеп дәшү Насыйп булсын һәркемгә! Туар көннәре дә, туган көннәре дә Сөенечләр генә китерсен. Оныкларын сөеп, улым-кызым диеп Дәшүләре шатлык иңдерсен. Кушымта. Гомерләр тиз үтә, аерылу да җитә, Өзгәләнеп кала бәгырләр... Әти-әниләрне исән чакларында Яши алсак иде кадерләп. Кушымта.