Бергә типсен йөрәкләр (исполнитель: Гүзәл Уразова һәм)
[bad word] [bad word] urazova_khakimov 1. Еллар чәчкән йолдызларым, Челтәр булып күкне яулаган. Эзлимен сине, язгы чәчкәм, Ак томаннар сине каплаган. КУШЫМТА: Күзләреңдә якты йолдыз, Йозләреңдә сөю хисләре. Йөрәгемнең чишмәсе син, Чәчкәләрнең синдәй назлары. 2. Йолдызларын саный-саный, Ай да йөзә зәңгәр күгендә. Барлык эшләремне ташлап, Киләм әле сиңа бүгендә. 3. Күрсәң әгәр синең өчен, Йөрәгемдә янган кумерне. Әлдә Ходай сине биргән, Яшәр өчен калган гомерне. КУШЫМТА: Язгы ташкын кавыштырды, Бердәм булгач безнең теләкләр. Бер беребезгә терәк булып, Мәңге бергә типсен йөрәкләр.