Өченче көн тоташ кар ява (исполнитель: Ильгам Шакиров)

Өченче көн җепшек кар ява,
Өченче көн тоташ, өченче көн
Әрни минем иске бер яра.
Өченче көн тоташ кар ява.

Тимер ярчык яра төбендә.
Тимер ярчык йөри тәнемдә.
Әйтерсең, карт гөнаһ иясе
Әйләнгәләп куя кабердә.
Шуңа күрә әрни ул яра:
Өченче көн тоташ кар ява.

Икебезгә тиде берьюлы
Бер минаның ике ярчыгы.
Берсе калды сержант Фоминда,
Икенчесе — минем тәнемдә.

Карлар эрер, җылы җил иссә,
Карлар китеп барыр, яз килсә;
Бәлки үчем кимер дошманга,
Тәнемдәге тимер эресә.
Унтугыз ел әрни ул яра,
Өченче көн тоташ кар ява.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
А когда наконец  Святая притча Тимур Муцураев  Morgenshtern – 20!8  Morgenshtern – 2018  Марина Влади Мари AmonRa  Помните королеву русского  Медленно верно газ Земфира  Давай Затусим cut Мордекай и Ригбыч 
О чем песня
Ильгам Шакиров - Өченче көн тоташ кар ява?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен