Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Ай гүзәлем, Айгизәм Н. Шәймарданов көе Д.Булгакова сүз. Бөрлегәнгә бергә бардык Тулмады чиләкләрем. Сагындырыр, юксындырыр Бөрлегән җыйган мәлем. Кушымта. Өлгергән бөрлегәннәр, Җыяр соң тагын кемнәр, Ай гүзәлем, Айгизәм. Ишелеп пешкән бөрлегән Учларымнан коелды. Эх, беләсе иде синең Хыялыңны, уеңны. Кемнәр өчен җыйдым икән Бөрлегәннән гөлләмә? Бергенәм, дип эзләгәнем, Бөрлегәнем синме әллә? Үпкәләмә Айгизәм, Айым, кояшым дисәм, Ай гүзәлем, Ай гүзәлем Ай гүзәлем Айгизәм.