Кара мэче (исполнитель: Айдар Галимов)

Кара мәче

 З. Хәйретдинов көе      Р. Нәсыбуллин сүз.

Сөюдән ашкынып,
Йөргәндә очынып,
Аермыйча акны карадан.
Йөрәккә шик салып,
Сине миннән алып,
Кара мәче үтте арадан.

Кушымта.
Йөрәкләрдә яра,
Бармы икән соң чара
Кара мәче үткәч юллардан?
Песи гаеплеме,
Әллә үзебезме,
Аерылгач куллар куллардан?

Сизмичә дә калдык,
Үтте арабыздан
Кара мәче булып мәхәббәт.
Күпме өметләнеп,
Хыялланган чакта
Барсы бетте, бетте бар рәхәт.

Куллар, күзләр, сүзләр,
Инде онытылды,
Хисләр җиле тынды җанымда.
Кара мәче бары
Исләргә төшерер
Синен булганыңны янымда.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
A Jabo thought Plej  Zavalli  ШYNGYS G-Force  Куанышым  Страна на грани  Останься молодость  Давай побазарим  Инна воронова 
О чем песня
Айдар Галимов - Кара мэче?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен