Вэли абзый (исполнитель: Илсөя Бәдретдинова)
1. Авызында бер теше юк Әйтерсең, аның эше юк Як-ягына карамый, Ул авыл буйлап атлый Түбән оч Вәли абзый Сәлам бирә аңа бар да: Олылар да, балалар да, Әбиләр һәм бабайлар, Яшь кызлар һәм малалайлар, Киленнәр һәм маэмайлар. припев*) Түбән оч Вәли абзый, Бернигә дә карамый, Кузгатып җан ярасын Башыннан сыйпый "Улым,"-дип, Ярты авыл баласын Түбән оч Вәли абзый, Бернигә дә карамый, Кузгатып җан ярасын Башыннан сыйпый "Улым,"-дип, Ярты авыл баласын 2. Киленнәр шук елмаялар, Хатыннар дәшеп калалар, Кеткелдиләр әбилар Бабайлар ишетмәгәндә Яшь чакларын сөйлиләр. Берәү генә авылга ул, Һәркемгә кирәк була ул. Беркемне кыерсытмый, Кич эчсә-иртән айный. Түбән оч Вәли абзый. припев*) Түбән оч Вәли абзый, Бернигә дә карамый, Кузгатып җан ярасын Башыннан сыйпый "Улым,"-дип, Ярты авыл баласын. Түбән оч Вәли абзый, Бернигә дә карамый, Кузгатып җан ярасын Башыннан сыйпый "Улым,"-дип, Ярты авыл баласын. 3. Беркемгә дә "Юк,"-дими ул, Чакырмасалар - килми ул. Балаларны уйната, ирсезләрне юата Бөтенесен ярата. Кайгыра белми төсле ул, Әле һаман да көчле ул. Бөтен авылны карый, Һәрҗирдә кирәк шундый Түбән оч Вәли абзый. припев*) Түбән оч Вәли абзый, Бернигә дә карамый, Кузгатып җан ярасын Башыннан сыйпый "Улым,"-дип, Ярты авыл баласын. Түбән оч Вәли абзый, Бернигә дә карамый, Кузгатып җан ярасын Башыннан сыйпый "Улым,"-дип, Ярты авыл баласын. Түбән оч Вәли абзый, Бернигә дә карамый, Кузгатып җан ярасын Бүген дә аңа "Әти,"-ди Ярты авыл баласы.