Образец караоке (исполнитель: Гузаль Уразова)

Язлар булып кайт

М.Мухин көе, Г.Шакирова сүзләре

Матур булып кердең тормышыма,
Матур булып киттең син миннән...
Үз-үземне ничек юатсам да,
Аерылу авыр бит синнән.
Ургылып ла керсез күңелемнән
Челтери шул моңнар чишмәсе.
Шул чишмәнең борма юлларыннан
Алып сине килә китәсе...

Кушымта:
Язлар булып әйләнеп кил әле,
Беркайчан да сүнмә, сүрелмә.
Ярсу язны уйлап сине көтәм,
Күңелемнән моңнар түгелә.

Матур булып кердең тормышыма,
Матур булып киттең син миннән...
Үз-үземне ничек юатсам да,
Аерылу авыр бит синнән.
Минем кебек син дә уйлан әле,
Исеңә төшер матур чакларны,
Безнең сөю шундый гүзәл иде,
Истәлекләр итеп сакларлык...

Матур булып кердең тормышыма
Матур булып киттең син миннән.
Үз-үземне ничек юатсам да
Аерылу авыр бит синнән.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Knife Hatsune Miku  MOS EDGAR MI TOX INDZ  Радиоактивные отходы  Хороший ТТП  Иллюзия Мира Трезвый Заряд  Весна Clinica 63  Summer In New York Michael Franks 
О чем песня
Гузаль Уразова - Образец караоке?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен