Хәбәр көтә әнкәй (Зифа Нагаева сузлэре hэм кое) (исполнитель: Әнвәр Нургалиев)

группа Анвара Нургалиева
 [bad word]  [bad word] anvarnurgaliev)
------------------------------------------------

Алло, әнием, ишетәсеңме? Таныдыңмы балаңны?
Телефон араларыннан тоям җылы тыныңны.

"Тавышыгыз телефонның тимер чыбыкларында,
Берегез -  кояш баешында, берегез - чыгышларында".
Әниемнең шул сүзләре өзә үзәкләремне,
Кайгыртмыйча яшәтергә иде йөрәкәеңне.

Телефоннан сөйләшүләр - күңел юату гына.
Сагынуларны басу микән, әллә уяту гына.

"Тавышыгыз телефонның тимер чыбыкларында,
Берегез кояш баешында, берегез - чыгышларында".
Әниемнең шул сүзләре өзә үзәкләремне,
Кайгыртмыйча яшәтергә иде йөрәкәеңне.

Көтәсең хәбәребезне, кайларда йөрмәсәк тә.
Син керәсең хәлебезгә, без керә белмәсәк тә.

"Тавышыгыз телефонның тимер чыбыкларында,
Берегез кояш баешында, берегез - чыгышларында".
Әниемнең шул сүзләре өзә үзәкләремне,
Кайгыртмыйча яшәтергә иде йөрәкәеңне.

Әнием, туган көнеңдә барыбыз да без бергә.
Телефоннар да ял итсен, ял итсеннәр бүгенгә.

"Тавышыгыз телефонның тимер чыбыкларында,
Берегез кояш баешында, берегез - чыгышларында".
Әниемнең шул сүзләре өзә үзәкләремне,
Кайгыртмыйча яшәтергә иде йөрәкәеңне.
------------------------------------------------
группа Анвара Нургалиева 
 [bad word]  [bad word] anvarnurgaliev)
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Ян марти леночка  The Poison Glen Clannad  Светает  Я посвящаю тебе  Something So Right Paul Simon  Я больше не когда  Disconnect The Dots Smash Mouth  Tender Cornelius 
О чем песня
Әнвәр Нургалиев - Хәбәр көтә әнкәй (Зифа Нагаева сузлэре hэм кое)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен