Моннар кайтсын авылга (ремикс) (аранж. Алмаз Ильясов) (исполнитель: Караоке)

Авыл киче. Тасмалардан
Әй агыла ят моңнар.
Нинди моңсу, әллә инде
Телсез калган гармуннар.

Авыл киче. Ник соң моңсу?
Күңелем буш ник шулай?!
Өй түрендә тальян гармун
Моң сагынып зар елый

Әйт, авылым, кайда соң моң,
Моң кайда соң, әйт урам?
Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам.

Йөрәкләргә очкын салып,
Гармунымда уйныймын.
Авылыма монңар биреп,
Урамнарны буйлыймын.

Әйт, авылым, кайда соң моң,
Моң кайда соң, әйт урам?
Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам.

Авыл киче. Яшь йөрәкләр,
Гармун моңга сусаган.
Сөю булып монңар кайтсын
Авылыма янадан.

Әйт, авылым, кайда соң моң,
Моң кайда соң, әйт урам?
Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам.

Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам.
Яшьлегемне сагынам.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Egao no Mahou Fairy Tail Opening 5 MAGIC PARTY  Kimi Meguru Boku OST Itazura na Kiss Hata Motohiro  Made in Bulgaria Bate shefe Sofi Marinova i Ustata  Someone Like You Live at Twitcam Ariana Grande  Макsим -дождь  Tbilisuri Мгзавреби  This Is Leisure feat Mieze Katz Oliver Koletzki  Чёрный BassBoosted by OLB SC 
О чем песня
Караоке - Моннар кайтсын авылга (ремикс) (аранж. Алмаз Ильясов)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен