Дж. Файзи «Урман Кызы» (исполнитель: Камерный хор Республики Татарстан)
Нигә?.. Нигә синең шаян күзләр Күзләремә болай багалар? Нинди көчләр, сөйлә, нинди көчләр Керфек очларыңнан агалар?! Кайчак, күзләреңнән көчләр алып, Биеклеккә табан ашам мин, Ә кайчакта башым түбән иям, Әй, Әминәм, синнән качам мин. Син кем, белмим, синең шаян күзләр Нигә, белмим, болай багалар; Нинди көчләр, сөйлә, әй, аппагым, Керфек очларыңнан агалар?! Син ал инде, ал ул күзләреңне, Алар шундый, шундый караңгы... Үле тынлык анда, саф мәхәббәт Исреп йоклый әле...