Агыйдел сылуына (И.Закиров кое) (исполнитель: Альберт Галимуллин)

Агыйдел агышлары,
Зифадыр камышлары.
Агыйделнең, бер сылуы
Йөрәгем сагышлады.

Агыйдел яры текә,
Сулары ерак китә,
Язны көткән назлы гөлдәй,
Күңелем аны көтә.

Агыйдел суы саллы,
Дулкыннары ак яллы.
Агыйделкәй буйларында
Аккоштай ярым калды.

Агыйдел яры текә,
Сулары ерак китә,
Язны көткән назлы гөлдәй,
Күңелем аны көтә.

Агыйдел салмак ага,
Аккош канатын кага.
Аккош кебек назлы ярым
Күңел салмас башкага.

Агыйдел яры текә,
Сулары ерак китә,
Язны көткән назлы гөлдәй,
Күңелем аны көтә.

Таңнар аткан чагында
Агыйдел якларында,
Яннарына барыр идем
Дулкын канатларында.

Агыйдел яры текә,
Сулары ерак китә,
Язны көткән назлы гөлдәй,
Күңелем аны көтә.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Танго Филипп Киркоров  Гулянка верка сердючка  Бумбокс на украинском  Как тебя люблю я мама  Джо дассен бабье лето  Молитва булат окуджава  Дима билан невозможно 
О чем песня
Альберт Галимуллин - Агыйдел сылуына (И.Закиров кое)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен