Гармун алыйк әле, дускай (исполнитель: "Ядкәр" җыр студиясе)
"Гармун алыйк әле, дускай" Габделхак Шакиров сүзләре, Риф Гатауллин көе Гармун алыйк әле, дускай, Гармун уйнатыйк әле. Яшь чактагы көй-моңнарны Кабат уятыйк әле. Йөрәкләрне җилкендерсен Тальянның көмеш чыңы. Бар яшьләрнең күңеленә Керсен халкыбыз моңы. Бабайлар моңыннан башка Туган җир ятим бит ул. Көйсез-моңсыз үткән көннәр — Яшәлмәгән көн бит ул.