Юллар (аранж. Мухин Марат) (исполнитель: Диля и Булат Нигматуллины)
Бизмәгәндәй яшәү бәхетеннән, Юл йөрүдән мәңге бизмәм мин; Юллар, юллар, инде ничә еллар Аерыла алмыйм сездән мин. Алларымда якты йолдыз төсле Мавыктыргыч утлар яналар; Юллар, юллар, борма-борма юллар Шул утларга таба баралар. Яшьлек хисен, тынгысызлык дәртен Вакыт яңгырлары юмасын. Юллар, юллар, авыр булса булсын, Тик соңгысы гына булмасын. Тибрәндереп якты уйларымны, Җәйрәп ята данлы, киң Илем; Юллар, юллар, алга таба дәшә, Бармый калыр хәлем юк минем.