"Ышанасы килэ" фильмыннан жыр (исполнитель: Зульфия Валеева)

***

Айны алып бирер идем,

Айсыз калыр дөнья.

Кичке шәфәкъ ялкынында

Минем хисләр яна...

 

“Бердәнберем!” - диеп сине

Учларымда йөртәм.

Миңа булган карашларың

Нигә салкын, иркәм?

 

Безне өзелеп сөйгәннәрне

Яратмыйбыз. Икэн.

Яраттырыр өчен буген

Ник сон синнән китәм...

 

Сагынырсың әле берәр –

Яннарыңда булмам.

Айсыз калган дөнья гына

Күңелеңә тулган...

 

“Кайт!” диярсең, “Үп!”- диярсең,

Кул болгармын сиңа.

Күңел дулкыннары шулай

Бер шаулый да тына...

 

Меңнәр арасыннан кузләп

Тапканыңны аңлап,

Үзең эзләп килгәч кенә

Ачылырмын – ярат!

 

Шуңа кадәр юлым – ерак.

Айсыз эле дөнья.

Күңел дулкыннары гына

Бер шаулый да тына...
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Austrian Death Machine Get To The Choppa  Austrian Death Machine Rubber Baby Buggy Bumpers  Austrian Death Machine Come With Me If You Want To  Austrian Death Machine You Have Just Been Erased  Austrian Death Machine Screw You 
О чем песня
Зульфия Валеева - "Ышанасы килэ" фильмыннан жыр?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен