Шулай булсын гел генэ!!! (исполнитель: Индива:*)

1. Йолдызлардан күзләдеңме,
Җирдән дә өзләдеңме.
Хыялымда күрдем дисең,
Син минем эзләремне.

Син дә миңа бер генә, 
Мин дә сиңа бер генә.
Икебезне кавыштырган,
Бу бәхетле көн генә.

2. Син алтыным, син көмешем,
Ходай биргән өлешем.
Пар канатлы итеп яшик
Сөюебез җимешен.

Син дә миңа бер генә, 
Мин дә сиңа бер генә,
Икебезне кавыштырган,
Бу бәхетле көн генә.
Шулай булсын гел генә.
Шулай булсын гел генә.

3. Күгәрченнәрдәй гөрләшеп,
Былбыллардай серләшеп.
Яшик әле бер-беребезгә
"Бергенәм" - дип эндәшеп.

Син дә миңа бер генә, 
Мин дә сиңа бер генә.
Икебезне кавыштырган,
Бу бәхетле көн генә.
Шулай булсын гел генә.
Шулай булсын гел генә.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Shine shine shine  Не уходи Револьверс  Bitter  Coca - Cola новогодняя  Небо самолёты  Позабыв себя 
О чем песня
Индива:* - Шулай булсын гел генэ!!!?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен