Су буеннан энкэй кайтып килэ. (исполнитель: Хасаншина Миляуша)

Су буеннан әнкәй кайтып килә,
Каз каурые алган кулына.
Чәчләренә, җылы карлар булып,
Тал мамыгы ява тын гына.

Хәтерлиме әнкәй күпме еллар
Шушы сукмаклардан узганын?
Эзләп төште микән сагынып ул
Чишмәдән су алган кыз чагын?..

Шул чакларга алып китәр сыман —
Атлар уйнап чаба үзәннән.
Туган җирләр әнкәй белән бергә
Бик үзгәргән инде, үзгәргән.

Су буеннан әнкәй кайтып килә,
Каз каурые алган кулына.
Эзләренә, җылы карлар булып,
Тал мамыгы ява тын гына...
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Диаспора- ничто не вечно  Мандаринки я кайфую  Исайа и Сарванга Сундари  На радиоволне Johnyboy  Девочка Эмо Эмокор  Пк альбом  Фоломкин Виталя некий да  Башкой Луну Сшибая 
О чем песня
Хасаншина Миляуша - Су буеннан энкэй кайтып килэ.?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен