Сипкелле кыз (Оскар Усманов муз.) (исполнитель: Габделфэт Сафин)
Таныштым бер кыз белән, Яратуымнан үләм. Шул кадәр яратуымны Сипкелләреннән күрәм. Ялкын чәчен тарыймын, Күзләренә карыймын. Битләреннән убә-убә, Сипкелләрен саныймын. Йолдыз-йолдыз сипкелләр, Сибелгән йөзләренә. Толым-толым чәчләре Төшкәндер тезләренә. Ялкын чәчен тарыймын, Күзләренә карыймын. Битләреннән убә-убә, Сипкелләрен саныймын. Чәчләрен, кызыл, диләр, Әлле шуңа бик чибәр. Кызыл түгел, алтындыр, Янып торган ялкындыр. Ялкын чәчен тарыймын, Күзләренә карыймын. Битләреннән убә-убә, Сипкелләрен саныймын. Сипкелләре күп төрле, Балкый йолдыз шикелле. Чибәрлеге чиктән ашкан, Өстәвенә — сөйкемле! Ялкын чәчен тарыймын, Күзләренә карыймын. Битләреннән убә-убә, Сипкелләрен саныймын.