Бэллур чишмэ (исполнитель: Гульдания Хайруллина)

Бәллүр чишмә
Рөстәм Хәйруллин көе Шәрига Таһирова сүзләре

Безнең чишмә бәллүр, бер килеп күр,
Бер авыз ит саф су ләззәтен.
Безнең гүзәлләрне бер килеп күр,
Күкрәгеңдә сүнәр хәсрәтең.

Безнең чишмә бал гына,
Кил, иелеп ал гына.
Учларыңнан авыз итсәм,
Йөрәгемә ял була.

Чишмә яры гөлдер, гел килеп йөр,
Таң былбылын тыңлап җай гына.
Ерак-еракларда яшәсәң дә,
Кайтмый калма туган ягыңа.

Безнең чишмә бал гына,
Кил, иелеп ал гына.
Учларыңнан авыз итсәм,
Йөрәгемә ял була.

Кайгылының кайнар яшен юган,
Гашыйкларның серен түкмәгән.
Ил-якларга кемнәр китмәгән,
Шул суларны эчми үсмәгән.

Безнең чишмә бал гына,
Кил, иелеп ал гына.
Учларыңнан авыз итсәм,
Йөрәгемә ял була.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Михайлов живу и таю  Renegade five-shadow  Super Junior-Snow White  Deja vu 2011 Giusy Ferreri  На перунов день  Будильник 2013  Белые розы Шатунов Юрий  Проснись и пой louna 
О чем песня
Гульдания Хайруллина - Бэллур чишмэ?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен