Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Эшләнәсе эшләнгән, буласы инде булган
Тик хатирә һаман яши, ияреп йөри артымнан
Ычкындырдым сыман кулдан булган бердәнбер форсатны
Мәгънәсе юк сорауларның кем гаепле, ә кем хаклы
Инде ничә ел буена йөрдем сине яратып
Хәзер йөрәк яралы һәм эчемдә нидер ватык
Кирегә әйләнми бит вакыт, барысы калды үткәндә
Тик фәрештәдәй сүрәтең керә һәркөн төшемә

Минем һаман исемдә синең әйткән сүзләрең
Ничек алдый алдылар синең татлы иреннәрең ?
Аларда мин сизгән идем бары ярату тәмен
Тик искә генә аласы, хәзер йокламый төнен
Йолдызлы кич, кабат очрашу эзлим
Җыям синең номерны, ни әйтәсеңне белмим
Телефоныңны алдың, җавабың булды кыска
Аяз көндәй яшен кебек булыйк бары тик дуслар 

Хыялым очты күккә, ватылды төшеп җиргә
Кыйпылчыклары аның кадалды йөрәгемә
Синең күзләрең алдаган яисә минеке күбрәк
Ничек кенә булмасын - болар инде юк димәк
Минем әйткән сүзләрдән хәзер мәгънә калмады
Коеп яуган яшенле яңгыр белән юылды
Бу мәхәббәт уеныбыз охшаган парадокска
Мин ярата килдем сине тик әйләндем хәзер дуска

Белмим нәрсә эшләргә, бирерсең бәлки киңәш
Нигә яныңда булырга яратам дип әйтмәгәч
Кирәктер онытырга шулай яхшырак булыр
Баштан чыгып китсәң дә, яра йөрәктә калыр.
Җитмәсә хәбәрләрең, хатларың интернетта
Җавап язам да уйланам барысы булган юкка
Һәр нәрсәгә дәва була, ә күңелгә нәрсә дәва ?
Инде туйды дулкын сыман бәрелеп таш кыяга

Ә син һаман да башта, чыгара алмам сыман
Яралар тирәнәя, шуңа да карамастан
Мәхәббәттән калган күз яше урынында
Дуслык булыша елмаю тудырырга
Ләкин бу елмаю белмим күпмегә җитәр
Битлек салыныр әйе, берәр көнне ул китәр
Бетәр сөю, бетәр дуслык, сиңа булган хисләрем
Төзәлерме яралар, җавап эзли йөрәгем
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Лок Лок - экстази  Vocaloid rus cover smiling  Come roll me over  Serpo знаешь  Red light ararat mos spasi vaxvan  Кабо я не солгу 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен