**Күзләр генә-кузлэр генэ ярата да ярата))башка бер (исполнитель: Гүзәл Уразова)
1.Күзләремне күзләреңнән Ала алмыйм нигәдер. Юкка түгел,бөтен сере Яратканга күрәдер. Кушымта: Күзләр генә,күзләр генә Ярата да ярата... Башка берни кирәк түгел Мәхәббәткә карата... 2.Күзкәйләрең ай-һай матур, Елмаюың сөйкемле. Гомерем буе карасам да, Бердә туймам шикелле. Кушымта. 3.Күзләреңнән күзләремне Ахрысы ала алмам. Гомерем буе эзләсәм дә, Мондый күзләр табалмам. Кушымта.