Хуш мэктэбем (минус) (исполнитель: Иркэ)
Сау бул инде, сөйгән мәктәбебез. Рәхмәт Сезгә, абый, апалар. Кичерегез безне кайчагында, Эшләгәнгә ялгыш хаталар. Без киткәчтен юксынырсыз әле, Сагынырсыз таныш йөзләрне. Онытмабыз якты кояш кебек, Нур сирпегән Сезнең йозләрне. Вакыт җитте, очабыз кошлардай, Йөрәкләрдә сүнмәс ялкыннар. Әнкәйләрдәй назлап үз иттегез, Сез шуңа да бик, бик якыннар. Энем, сеңелем дигән сүзләрегез, Назлар булып керде күңелгә. Акыл җимешләрен өләштегез, Җитсен диеп бөтен гомергә.