Козлэр монсу димэ (22 сезон) (исполнитель: Салават Фатхутдинов)
"Көзләр моңсу димә" Көзләр шыксыз димә миңа Ачы җилләр өшетсә дә. Карашларың җанны өтә, Ялгызлыкта тилмертсәң дә. Кушымта: Көзләр моңсу димә миңа, Кошлар китеп барган чакта. Синең тавыш җәйләр буйлап Кайтаваздай кире кайта. Көзләр җансыз димә миңа Соңгы яфрак өзелсә дә. Синең сүзләр авырып китсәм, Дарусыз да бит терелтә. Көзләр салкын димә миңа, Карлы яңгыр чылатса да. Җылы табам кочагыңда Җаным хәлдән туңган чакта.