И туган тел, и матур тел. (исполнитель: Казан егетләре)

И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән
Әнкәм бишектә көйләгән.
Аннары төннәр буе
Әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта
Ярдәмең берлән синең
Кечкенәдән аңлашылган
Шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган
Иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм
Әткәм-әнкэмне, ходам!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Cher Lloyd End Up Here  30 Шлюх На Параходе  Cher Lloyd Just Be Mine  Cher Lloyd Bind Your Love  Cher Lloyd I Wish  Cher Lloyd Sirens  Cher Lloyd Dirty Love  Cher Lloyd Human 
О чем песня
Казан егетләре - И туган тел, и матур тел.?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен