Уйныйк әле дулкыннардай (исполнитель: Эльмира Гильфанова)

Боргаланып, боргаланып
Ага бит ул Иделкәй.
Ярга түгел, күңелләргә
Кага бит ул Иделкәй.

Матур эшләребез бар,
Якты теләгебез бар.
Идел төсле талу белмәс
Ярсу йөрәгебез бар.

Юлларыбыз, юлларыбыз
Иделкәйгә тиң икән.
Күзләреңдә минем күзләр,
Уйларыңда кем икән?

Матур эшләребез бар,
Якты теләгебез бар.
Идел төсле талу белмәс
Ярсу йөрәгебез бар.

Дулкыннары, дулкыннары
Уйный бит ул Иделнең.
Уйныйк әле дулкыннардай
Кочагында илемнең.

Матур эшләребез бар,
Якты теләгебез бар.
Идел төсле талу белмәс
Ярсу йөрәгебез бар.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Whats In Your Head Disclosure  OTELLO - Canzone del Salice  Yuxumda 2012 GiYaS Reqsane  Colored Emotions Night Moves  Otesiz insanlar  Baki Geceleri Shovket Elekberova  Loud Noises Skrillex Feed Me  Monster skilet rus Hayato 
О чем песня
Эльмира Гильфанова - Уйныйк әле дулкыннардай?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен