Туй жыры (исполнитель: Әнвәр Нургалиев)

группа Анвара Нургалиева
 [bad word]  [bad word] anvarnurgaliev)
------------------------------------------------

Әнвәр Нургалиев - Котлы булсын туйларыгыз
(сүз. Г. Зәйнәшева, көе М. Газетдинов)

Карлыгач канатлы егет,
Сандугач тавышлы кыз
Кайсы йолдыз асларында
Очрашып кавыштыгыз?

Котлы булсын туйларыгыз,
Бәхетле көннәрегез!
Гел чәчәк атсын, сулмасын
Мәхәббәт гөлләрегез.

Чәчегезне үреп-үреп
Чәчләргә бәйләдегез.
Гомергә бер генә булсын
Туй дигән бәйрәмегез!

Котлы булсын туйларыгыз,
Бәхетле көннәрегез!
Гел чәчәк атсын, сулмасын
Мәхәббәт гөлләрегез.

Мәхәббәтегез юлыннан
Бердәм атлап китегез.
Ике язмышны бер итеп
Матур гомер итегез!

Котлы булсын туйларыгыз,
Бәхетле көннәрегез!
Гел чәчәк атсын, сулмасын
Мәхәббәт гөлләрегез.
------------------------------------------------
группа Анвара Нургалиева 
 [bad word]  [bad word] anvarnurgaliev)
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Authority Zero Retreat!  Authority Zero A Thousand Years Of War  Authority Zero Mexican Radio  Authority Zero Get It Right  Authority Zero Big Bad World  Authority Zero Break the Mold  Authority Zero Movement  Authority Zero The Remedy 
О чем песня
Әнвәр Нургалиев - Туй жыры?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен