Эйткэн иден (исполнитель: Ә.Бакиров көе Х.Туфан сүзләре)

Әйткән идең:
"Әгәр сөя калсаң.
Миннән башка берәр бүтәнне,
Сөй… бары тик
Миннән яхшыракны,
Сөймә ләкин миннән түбәнне…"

Юлыктым мин, Лулу, бер чәчәккә,
Көтмәгәндә, уйламаганда.
Нәкъ синдәйгә, синең шикеллегә,
Әйтерсең лә синең дәвамга…

Тормышымның синнән соңгысында
Тапканым юк иде һичкемне.
Нишләргә соң? Бир бер киңәш миңа:
Ул һәр яктан синең шикелле.

"Нишләргә соң?" — дигән сорау белән
Киләм синең рәсемең каршына…
Үзең булсаң әгәр, мондый уйлар
Килер идемени башыма?!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Убит под кандагаром  Gospod  Hima-  Vur kadehi ustam  Бесконечность влюбленная в дьявола  Выше руки подними  Чацкий  Ralf Mackenbach - Game over 
О чем песня
Ә.Бакиров көе Х.Туфан сүзләре - Эйткэн иден?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен