Идел бит ул. Татар халык жыры. (исполнитель: Халида Бигичева)

Идел бит ул, тирән бит ул,
Тирән бит ул, киң бит ул.
Караңгы төн, болытлы көн —
Без аерылган көн бит ул.

Идел бит ул — бик мул елга,
Ул бит диңгезгә китә.
Аккан сулар, искән җилләр
Йөрәгемне җилкетә.

Идел буйларына барсам,
Әйтер идем Иделгә,
Минем кайгыларымны да
Алып кит дип, диңгезгә.

Су буйлары моңсу иде,
Без айрылган чагында;
Тормыш дулкыннары безне
Кушар әле тагын да.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Я в своих мечтах  Nine Inch Nails Corona Radiata  Rihanna-where have you  Nine Inch Nails The Great Destroyer  Каста прыгать высоко 
О чем песня
Халида Бигичева - Идел бит ул. Татар халык жыры.?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен