Оренбург яшьләре җыры. Татар халык җыры. (исполнитель: Таһир Якупов)
Уфа тараклары белән Чәчемне тарыйм әле. Оренбур — Чиләбе, Чиләгендә җиләге. Кемне уйлап тибә икән Аның ярсу йөрәге?! Бер әйләнеп, бер тулганып, Туйганчы карыйм әле. Оренбур — Чиләбе, Чиләгендә җиләге. Кемне уйлап тибә икән Аның ярсу йөрәге?! Оренбур шәлләре йомшак, Кызлар ябынсын әле. Оренбур — Чиләбе, Чиләгендә җиләге. Кемне уйлап тибә икән Аның ярсу йөрәге?! Бер кычкырып җырлыйк әле, Дуслар сагынсын әле. Оренбур — Чиләбе, Чиләгендә җиләге. Кемне уйлап тибә икән Аның ярсу йөрәге?!