Башкортостан тыуган ерем (караоке минус) (исполнитель: Фадис Ганиев)
Башкортстаным — туган җирем Урал Рәшитов көе Сәрия Вәлиева сүзләре Башкортстаным — туган җирем, Җырлы каеннар иле. Күккә ашкан горур таулар, Кылганлы дала иле. Кылганлы дала иле — Башкортстаным — туган җирем. Сандугачлар өзлеп сайрар Елгалы күлләр иле, Гөл-чәчәкле, күбәләкле Яшел тугайлар иле, Яшел тугайлар иле. Башкортстаным — туган җирем. Бөек шагыйр Мостай иле, Данлыклы Рәми җире. Сая бөркет Салаваттай, Сүнмәс башкортым теле. Сүнмәс халкымның теле — Башкортстаным — туган җирем. Сандугачлар өзлеп сайрар Елгалы күлләр иле, Гөл-чәчәкле, күбәләкле Яшел тугайлар иле, Яшел тугайлар иле. Башкортстаным — туган җирем.