Җырлыйм туган якта (-) (исполнитель: Айдар Галимов)
Җырлыйм туган якта Р. Миңнуллин сүзләре И. Закиров көе Ничек ташлап китим, Ничек ялгыз итим Сөн буенда үскән талларны? Кала чишмәләр дә, Белмим нишләргә дә — Ташлап китә алмам аларны. Китсәм туган яктан, Читтән бәхет тапмам — Яшәрмен гел җанны телгәләп. Җырлыйм туган якта, Җырлыйм сезнең хакта Каеннарым белән бергәләп. Җырлашырлар инде, Елашырлар инде — Таллар миңа туган диярлек. Әгәр китсәм, алар — Өянкеләр, таллар Китәчәкләр миңа ияреп. Туып-үскән шушы Җирнең мин бер кошы, Китәргә дип канат кагынмам. Кайгы-шатлыкларым, Шатлык-сагышларым Җибәрмәсләр туган ягымнан.