Моңнар кайтсын авылга (Рамил Чурагул суз, Ризван Хакимов кое) (исполнитель: Айдар Галимов)

Авыл киче. Тасмалардан
Әй агыла ят моңнар.
Нинди моңсу, әллә инде
Телсез калган гармуннар.

Әйт, авылым, кайда соң моң,
Моң кайда соң, әйт урам?
Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам.

Авыл киче. Ник соң моңсу?
Күңелем буш ник шулай?!
Өй түрендә тальян гармун
Моң сагынып зар елый

Әйт, авылым, кайда соң моң,
Моң кайда соң, әйт урам?
Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам.

Йөрәкләргә очкын салып,
Гармунымда уйныймын.
Авылыма монңар биреп,
Урамнарны буйлыймын.

Әйт, авылым, кайда соң моң,
Моң кайда соң, әйт урам?
Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам.

Авыл киче. Яшь йөрәкләр,
Гармун моңга сусаган.
Сөю булып монңар кайтсын
Авылыма янадан.

Әйт, авылым, кайда соң моң,
Моң кайда соң, әйт урам?
Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам.

Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам.
Яшьлегемне сагынам.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Louna - зачем  Nancy Sinatra Things  Nancy Sinatra As Tears Go By  Nancy Sinatra Day Tripper  Алексею  Wind of Changes Scorpions  Nancy Sinatra The End  Nancy Sinatra Tony Rome 
О чем песня
Айдар Галимов - Моңнар кайтсын авылга (Рамил Чурагул суз, Ризван Хакимов кое)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен