Хәйдәр җыры (Э.Низамов музыкасы, Г.Зайнашева сүз.) (исполнитель: Ильгам Валиев)

Биек тауга менеп бер җырладым, 
Таулар белсә белер хәлемне. 
Йөрәгемнән ярсып чыккан җырым 
Кыяларга барып бәрелде. 

Ярсуларым инде чиктән ашты, 
Яңа җырым ничек башларга? 
Әллә үзем барып бәрелим микән 
Шул таудагы кыя-ташларга?! 

Кыяларга карап бер уфтандым, 
Утлар булып чыкты сулышым. 
Җырласам да, ярсып җыласам да, 
Юк басылмас йөрәк сагышым. 

Ярсуларым инде чиктән ашты, 
Яңа җырым ничек башларга? 
Әллә үзем барып бәрелим микән 
Шул таудагы кыя-ташларга?!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Гончая каста  Зацени здесь реальные пацаны  Рубиновые Топи Рем Дигга  Коловрат абсурдистан  Москва- звонят колокола Москва-  Хейтеры анжела лондон 
О чем песня
Ильгам Валиев - Хәйдәр җыры (Э.Низамов музыкасы, Г.Зайнашева сүз.)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен