Бар бәхет алдыңда Йоклап кына кала күрмә Үрелеп ал гына! (исполнитель: Ерактан бәхет эзләмә)

Нәрсәдер эзлисең һаман 
Кемнедер күзлисең
Алдыңда булган бәхетне 
Күрмичә йөрисең.
Син күктән нидер эзлисең
Үзең дә белмисең.
Сиңа дигән бөтен нәрсә 
Миндә бар кирәксә!

Ерактан бәхет эзләмә 
Бар бәхет алдыңда 
Йоклап кына кала күрмә 
Үрелеп ал гына!(2 р.)

Уңга таба да карыйсың
Сулга борыласың
Кая минем бәхет диеп 
Уйланып торасың.
Син күктән нидер эзлисең
Үзең дә белмисең.
Сиңа дигән бөтен нәрсә 
Миндә бар кирәксә!

Ерактан бәхет эзләмә 
Бар бәхет алдыңда 
Йоклап кына кала күрмә 
Үрелеп ал гына!

Бәхет еракта булмый ул
Яши гел яныңда
Яныңдагы сөюгә дәш
Ерактан чакырма.
Син күктән нидер эзлисең
Үзең дә белмисең.
Сиңа дигән бөтен нәрсә 
Миндә бар кирәксә!

Ерактан бәхет эзләмә 
Бар бәхет алдыңда 
Йоклап кына кала күрмә 
Үрелеп ал гына!(2 р.)

Ерактан бәхет эзләмә 
Бар бәхет алдыңда 
Йоклап кына кала күрмә 
Үрелеп ал гына!(4 р.)
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Мадина суйген журек  Эльдар долгатов обманула  Я адинокий волк  Nika Lenina Tasogare Otome x Amnesia  Приходько мама  У меня было с ней столь и правда  Сумашечшая гармошка  С днем рождения девочка 
О чем песня
Ерактан бәхет эзләмә - Бар бәхет алдыңда Йоклап кына кала күрмә Үрелеп ал гына!?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен