Ах, син, заман (татар халык җыры, М.Кашипов эшк.) (исполнитель: Татарстан республикасының)
Татар халык җыры, 1916 елны Алманиядә алманнар тарафыннан татар әсирләреннән язып алынган язмалар нигезендә Гафил булган татарларны ник кузгатмыйсың (уятмыйсың?) заман? Ах, син, заман, заман, заман ник кузгатмыйсың (уятмыйсың?) һаман? Юк алардай алга бару, ялкау яталар һаман, Ах, син, заман, заман, заман ник аңлатмыйсың һаман? Ах, син, заман, заман, заман ник уйлатмыйсың һаман? Гакыйль булган татарларны ник уятмыйсың заман? Гакыйль булган татарларны ник уятмыйсың заман? Ах, син, заман, заман, заман ник уятмыйсың һаман? Ах, син, заман, заман, заман ник уятмыйсың һаман? Аңлат гыйлем кирәклеген, тормасын алар надан. Аңлат гыйлем кирәклеген, тормасын алар надан. Ах, син, заман, заман, заман ник аңлатмыйсың һаман? Ах, син, заман, заман, заман ник аңлатмыйсың һаман? Сахра, галәм, мәйдан алып, хакыйкать аста калган Сахра, галәм, мәйдан алып, хакыйкать аста калган Ах, син, заман, заман, заман ник кузгатмыйсың һаман? Ах, син, заман, заман, заман ник кузгатмыйсың һаман?