Кузләр генә (исполнитель: Гүзәл Уразова)
Күзләр генә Күзләремне күзләреңнән Ала алмыйм нигәдер. Юкка түгел,бөтен сере Яратканга күрәдер. Кушымта: Күзләр генә,күзләр генә Ярата да ярата... Башка берни кирәк түгел Мәхәббәткә карата... Күзкәйләрең ай-һай матур, Елмаюың сөйкемле. Гомерем буе карасам да, Бердә туймам шикелле. Кушымта. Күзләреңнән күзләремне Ахрысы ала алмам. Гомерем буе эзләсәм дә, Мондый күзләр табалмам. Кушымта.