Әни, бәгрем (муз. Э.Ракипова; сл. Г.Шакирова) (исполнитель: Ракипова Эльвира NEW 2015)
ӘНИ-БӘГЪРЕМ 1)Озак күрми торсам күң(е)лем тула, Очар коштай җаным талпына. Нидер җитми кебек көннәремә, Күңелкәем өз(е)леп сагына. КУШЫМТА: Әни- бәгърем,әни- бәгърем, диеп, Кадерләп-кадерләп яшәрбез. Йөрәкләрнең түрләреннән чыккан, Назлы сүзләр белән дәшәрбез. 2)Балаларым,газизләрем, диеп, Һаман да кайгыртып яшисең. Булышасың, тырышасың бит син, Безнең өчен барсын эшлисең. 3)Бәхет-шатлык, куанычта яшәп, Балкып килсен гомер язларың. Олы хөрмәт хисе белән бәйләп, Теләк тели ул һәм кызларың.