белер идем (исполнитель: Ришат Тухватуллин)
Яннарымда син булганда Белмәдем кадерләрен, Хисләремнән һич чыкмыйсын Өзелә бәгырьләрем Кертмэс идем араларга Гайбәт сүзләр, кадерлем Белер идем яшьлегебезнең Мәхәббәтнең кадерен (2) Үкенсәм дә кире кайтмас, Кайтмас бергә чакларым Күңелемнең түрләрендә Сине генә саклармын Кертмэс идем араларга Гайбәт сүзләр, кадерлем Белер идем яшьлегебезнең Мәхәббәтнең кадерен Танышуларны, язмышларны Төзәтеп булмас икән Тормыш юлын яңа баштан Башларга булса икән Кертмэс идем араларга Гайбәт сүзләр, кадерлем Белер идем яшьлегебезнең Мәхәббәтнең кадерен (3) Белер идем яшьлегебезнең Мәхәббәтнең кадерен.. Мәхәббәтнең кадерен