Умырзая (халык көе, Ә.Фәйзи сүзләре) (исполнитель: Наиля Фатехова һәм "На-на" төркеме)

Боз катлавы эрегәч, җир өстенә
Умырзая чыга, карагыз:
Умырзая чыга,
Умырзая калка,
Умырзая суза сабагын.

Боз катлавы кебек көнкүрештән
Чыгасым ла килә тизрәк:
Умырзая кебек,
Умырзая кебек,
Умырзая кебек тиз үрләп…

Умырзая бик тиз үсеп чыга,
Бик аз гына яши тураеп;
Умырзая бик тиз
Башын аска ия,
Умырзая сула моңаеп…

Юк, мин яшәр идем озак, озак,
Минем килми алай буласым:
Умырзая кебек,
Умырзая кебек,
Умырзая кебек суласым…

Юк, мин яшәр идем җәй ясаучы
Зур чәчәкләр белән җыелып;
Юк, мин үлмәс идем
Умырзая кебек,
Умырзая кебек боегып…
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Я не верю Манзура  Константин Беляев - Я тебе пригожусь  Тебе кавказ  Беляев олег  CK Abada  Сходи со мной с ума D1N feat Gs Провинция  Higurashi no naku koro ni ed  Баста карандаш-быть со мною так сложно 
О чем песня
Наиля Фатехова һәм "На-на" төркеме - Умырзая (халык көе, Ә.Фәйзи сүзләре)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен