Эче (исполнитель: Зиннур и Ильназ Сафиуллинар)

Әби чәче
Зиннур Сафиуллин көе Әхтәм Фәтхетдинов сүзләре

Әрем катыш әби чәче
Печән чабам далада.
Сөйгән ярым вәгъдә бирде,
Үзе килми һаман да.

Әче, әче, әрем әче,
Шул әрем нигә әче?
Сезнең туйда да үбешү
Татлы идеме, әйтче?

Иркәмнең кара чәчләре
Биленнән узып төшкән.
Иреннәре чияләрдәй
Кызарып тулып пешкән.

Әче, әче, әрем әче,
Шул әрем нигә әче?
Сезнең туйда да үбешү
Татлы идеме, әйтче?

Әрем иснәп, әби чәче,
Туксан тугызга җиткән.
Чәчләрне чәчкә бәйләшеп,
Йөз яшәр идек, иркәм.

Әче, әче, әрем әче,
Шул әрем нигә әче?
Сезнең туйда да үбешү
Татлы идеме, әйтче?
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Сектор газа хуторок  G-Nise Наше лето  Музыка из кинофильмов  Слезы солнца-мохито  Reflektor  Bahh Tee люблю это  Космические рейнджеры  Маша тимошка 
О чем песня
Зиннур и Ильназ Сафиуллинар - Эче?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен