Кыз урлау (исполнитель: Салават Фатхетдинов)

Дөрләп янсын, сүрелмәсен 
Су буенда учаклар. 
Соңлап куймыйк, бер уза ул 
Сөеп, сөелер чаклар. 

Пар атларны җик син, дустым, 
Өйдә йоклап ятмаек. 
Әйдә дошманнарны көнләштереп 
Яп-яшь кәләш урлап кайтаек. 

Кәләш урлап кайтыйк әле 
Өйдә йоклап ятканчы. 
Эзли белсәң, табыла ул 
Чиләгенә капкачы. 

Пар атларны җик син, дустым, 
Өйдә йоклап ятмаек. 
Әйдә дошманнарны көнләштереп 
Яп-яшь кәләш урлап кайтаек. 

Ат урлаган, кыз урлаган 
Егетләрнең аруы. 
Йоклап ятсаң, соңлап калсаң 
Бар ялгыз да калуың. 

Пар атларны җик син, дустым, 
Өйдә йоклап ятмаек. 
Әйдә дошманнарны көнләштереп 
Яп-яшь кәләш урлап кайтаек.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
СЛЫШИШЬ РОДНАЯ ТЫ  Был снег  Зая прости  Problem ariana grande  Hero skillet  The Rolling Stones Stealing My Heart  Наш бог  Полина я на коленях Бумбокс 
О чем песня
Салават Фатхетдинов - Кыз урлау?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен