Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
1.Иремнең әнисен назлап, Әнкәем, дидем үзем. Онытыйк әле без әйдә “ Килен-кайнана” сүзен. Кушымта: Гаиләләр гөрләшеп яши, Барлык эшләр җайлана, Яшәсәләр гел дус булып Килен белән каенана. 2.Борчу чыкса, әнкәемнән Киңәшләр сорыйм тизрәк. Кем белсен инде ир-атны Әнисеннән дә күбрәк. Кушымта. 3.Акыллы, ышанычлы ир Утыртырлык тәхеткә. Үстергәндер улын әнкәй Бары минем бәхеткә. Кушымта.